2014-2015 еллардагы җылыту сезонына әзерлекне контрольдә тоту буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе башкарган эшләрнең нәтиҗәләре билгеле булды.
Контрольдә тотылучы районнарда ТКЗТИ тарафыннан үткәрелгән планлы һәм плансыз тикшерүләр барышында Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында гомуми мәйданы 1561,6 мең квадрат метр булган барлыгы 256 йорт тикшерелде. 147 йортта торак фондын техник эксплуатацияләүнең кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу очраклары ачыкланды. Үткәрелгән тикшерүләр һәм ачыкланган 363 бозу очраклары нәтиҗәсендә идарәче компанияләргә һәм ТМШларга карата 154 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозу турында 54 беркетмә төзелде, гомуми суммасы 421,0 мең сумлык штраф салынды, аның 159 мең сумы - ТКЗТИ, 262 мең сумы – җәмәгать суды тарафыннан.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан бирелгән барча күрсәтмәләр дә үтәлде.