Әлмәт шәһәр прокуратурасы белән берлектә Әлмәт зонасы торак инспекциясе Әлмәттәге торак йортларны 2014-2015 еллардагы җылыту сезонына әзерлек буенча тикшерде. Әлмәт шәһәр прокуратурасындагы административ эшләр материаллары буенча, 2014 елның 30 сентябренә карата Әлмәт ЗТИ тарафыннан идарәче оешмаларның һәм ТМШларның вазыйфаи затларына карата торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 15 карар чыгарылды һәм гомуми суммасы 60,0 мең сумлык административ штраф салынды.