КТ барышы турында мәгълүмат

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 06.03.2014 елдан №142 Карары нигезендә 40 муниципаль райондагы 793 торак йорт 2014 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Программаның финанс күләме – 4,68 млрд сум. Торак фонды мониторингы мәгълүмати-аналитик системасы мәгълүматлары буенча башкарылган эшләр күләме 4 599,88 млн сум яки программаның 98 % ын тәшкил итә.

40 муниципаль районда (Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Казан ш., Чаллы ш., Алабуга, Зәй,  Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чистай, Ютазы) капиталь төзекләндерү эшләре  688 күпфатирлы йортта тәмамланган. Татарстан Республикасының Дәүләт торак  инспекциясе тарафыннан 32 муниципаль районда (Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш,  Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тәтеш, Тукай, Чистай, Ютазы, Казан ш., Чаллы ш.) 259 күпфатирлы йорт кабул итеп алынды.

2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 3 271 тикшерү үткәрелде, җитди хокук бозу өчен 16 күрсәтмә бирелде, билгеләнгән вакытка барысы да  бетерелде. Күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү барышында ачыкланган хокук бозулар буенча 29 хат прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен прокуратурага юлланды.

2014 елгы капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру барышында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуның 40 очрагы ачыкланды. Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 22 хат подрядчы оешмаларга карата административ чаралар күрү өчен Татарстан Республикасындагы Дәүләт хезмәт инспекциясенә юлланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International