Объектларны 2014-2015 еллардагы җылыту сезонына әзерләү кысаларында идарәче оешмаларны һәм ТМШларны плансыз тикшергән вакытта Алабуга ЗТИ тарафыннан 2014 елның июненнән сентябренә кадәр барлыгы 1040 торак йорт тикшерелде, 1039 йорт кышын файдалануга әзер дип табылды, алардан әзерлек паспорты кабул итеп алынды, алар арасында үзәктән җылытылучы 507 йорт буенча юдыру, кудыру эшләре башкарылды һәм АЗТИ тарафыннан актлар кабул ителде; сайланма рәвештә инспекция тарафыннан гомуми мәйданы 912,33 мең кв. м. булган 185 йорт тикшерелде. Әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча торак фондын техник эксплуатацияләүнең кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуның 720 очрагы ачыкланды һәм аларны бетерү буенча 156 күрсәтмә бирелде.
Тикшерү нәтиҗәсендә 5 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылды, РФ КоАП 7.22 ст. буенча 5 беркетмә төзелде, Алабуга зонасы торак инспекциясе башлыгы Р.В. Әхмәдиев тарафыннан гомуми суммасы 17 500 сумлык штраф санкцияләре белән карарлар чыгарылды; 37 юридик затка карата РФ КоАП 19.5 ст. буенча 37 беркетмә төзелде, җәмәгать суды тарафыннан гомуми суммасы 150 000 сумлык штраф санкцияләре белән карарлар чыгарылды.