2014 елның 18 сентябрендә Идел буе округының арбитраж судындагы кассация инстанциясе 2013 елда Чистай шәһәрендәге “Безнең йорт” ИК ҖЧҖен Чистай ЗТИ тарафыннан планлы тикшерүне законсыз дип тану турындагы озакка сузылган эшкә нокта куйды. Бәхәс ителүче планлы тикшерү Чистай ЗТИ тарафыннан 2013 елның сентябрендә ТР Прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерүләр планы нигезендә башкарылган булган. Әлеге тикшерү кысаларында 11 күпфатирлы торак йорт тикшерелгән, аларның барысы да “Безнең йорт” ИК ҖЧҖенә карый, нәтиҗәдә һәр торак йортта торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу очраклары ачыкланган. Ачыкланган бозуларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелә. Әмма үткәрелгән тикшерүне “Безнең йорт” ИК ҖЧҖ законсыз дип саный, моны ул планлы тикшерүнең юридик затның теркәлү вакытыннан алып өч ел узганчы һәм срокларын бозып үткәрелгәнлеге белән аңлата.
Планлы тикшерүне законсыз дип тану турындагы гариза “Безнең йорт” ИК ҖЧҖ тарафыннан 2013 елның ноябрендә ТР Арбитраж судына җибәрелә.
Эш буенча барча дәлилләрне һәм исбатлауларны исәпкә алып, ТР Арбитраж суды 2014 елның 21 февралендә “Безнең йорт” ИК ҖЧҖ тарафыннан бирелгән таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тарту турында карар кабул итте, ЧЗТИ тарафыннан үткәрелгән планлы тикшерү законлы дип танылды.
ТР Арбитраж судының 21.02.2014 карары белән риза булмыйча, “Безнең йорт” ИК ҖЧҖ аны Унберенче арбитраж апелляция судына шикаять итте. Унберенче арбитраж апелляция судының 2014 елның 2 июлендә чыгарылган карары белән ТР Арбитраж судының шикаять ителүче 21.02.2014 карары үзгәрешсез калдырылды, ә “Безнең йорт” ИК ҖЧҖенең апелляция шикаяте - канәгатьләндерелмәде, ягъни ЧЗТИ тарафыннан үткәрелгән планлы тикшерү законлы дип танылды.
Әмма “Безнең йорт” ИК ҖЧҖ Унберенче арбитраж апелляция суды карарына карата Идел буе округы арбитраж судына кассация шикаятен бирде, анысы 2014 елның 18 сентябрендә эш буенча ахыргы карарны чыгарды. Идел буе округының арбитраж суды эш буенча ТР Арбитраж суды һәм Унберенче арбитраж апелляция суды тарафыннан элегрәк чыгарылган карарларны үзгәрешсез калдырырга, ә “Безнең йорт” ИК ҖЧҖенең кассация шикаятен канәгатьләндермәскә дигән карар кабул итте. Әлеге карар кабул ителгән көненнән, ягъни 2014 елның 18 сентябрендә законлы көченә керде.
Шулай итеп, суд карары белән, 2013 елда “Безнең йорт” ИК ҖЧҖ карата ЧЗТИ тарафыннан үткәрелгән планлы тикшерү тулысынча закондагы таләпләргә җавап бирә, дип табылды.