Административ җаваплылыкка тарту турында

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
ТР Буа районы прокуратурасы таләбе буенча “Буа җылылык челтәрләре” ЯАҖ карата үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре тарафыннан плансыз тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында күпфатирлы йортлардагы һәм торак йортлардагы биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011, 354 номерлы Карары белән расланган коммуналь хезмәтләрне күрсәтү кагыйдәләрен бозу – Буа шәһәренең Төзелеш урамы буенча 27 номерлы йортта кайнар су булмавы ачыкланды. Җибәрелгән хокук бозу очрагы өчен “Буа җылылык челтәрләре” ЯАҖ директоры 1000 сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International