Түбән Кама һәм Зәй муниципаль районнарында үзәктән җылытылучы күпфатирлы йортларның барысы да җылылык кабул итүгә әзер.
15 сентябрьдән башлап әлеге районнарда социаль өлкә объектларына: балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә җылылык бирү башланды, хәзерге вакытта әлеге эшләр төгәлләнгән. Зәй шәһәрендәге күпфатирларга җылылык бирү 22 сентябрьдә планлаштырыла, Түбән Камада торак йортларга җылылык бирү 18 сентябрьдә көннең икенче яртысында башкарылган. Беренче чиратта җылылык ИК һәм ТМШ идарәсендә булган, җылылык белән тәэмин итү буенча бурычлары булмаган КФЙ бирелә.
Яңа Чишмә муниципаль районында социаль билгеләнештәге барлык объектлар һәм торак йортлар индивидуаль җылылык белән тәэмин итү системалары белән җиһазландырылган.
Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнары Башкарма комитетларының “2014-2015 елларның җылыту сезоны башлану турында”гы әмернамәсе ТКЗТИ карамагына тапшырылган.