06.03.2014, № 142 ТР МК Карары нигезендә 40 муниципаль районнан 793 торак йорт 2014 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Программаны финанслау күләме - 4,68 млрд. сум. Торак фонды мониторингы мәгълүмати-аналитик системасы мәгълүматлары буенча, башкарылган эшләрнең күләме 4 568,83 млн. сум яисә программаның 98% ын тәшкил итә.
40 муниципаль районда (Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Казан ш., Чаллы ш., Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чистай, Ютазы) 652 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланган. Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 17 муниципаль районда (Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Балтач, Бөгелмә, Зәй, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Тукай, Чистай, Чаллы ш.) 136 күпфатирлы йорт кабул ителде.
2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 3 225 тикшерү үткәрелде, җитди хокук бозуларга карата 16 күрсәтмә бирелде, аларның 15е билгеләнгән вакытка үтәлде. Калганнары ТР ДТИ контролендә кала бирә. Капиталь төзекләндерү эшләре барышында ачыкланган бозулар буенча прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен 29 хат прокуратурага юлланды.
2014 елгы капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуның 40 очрагы ачыкланды. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 16 хат подрядчы оешмаларга карата административ йогынты чараларын күрү өчен Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә юлланды.