Халык өчен хокукый ярдәм көне уңаеннан ТР ДТИ башлыгы урынбасары Ф.М. Низамов гражданнарны кабул итте

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә, 17 сентябрь көнне, Россия Пенсия фондының Казан шәһәренең Вахитов районындагы Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә  Халык өчен хокукый ярдәм көне булып узды. Кабул итү барышында торак законнары, социаль яклау, мирас алу һәм башка бик күп кенә мәсьәләләргә кагылышлы 75тән артык мөрәҗәгать кабул ителде.

Гражданнарны ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәсе, Казан ш. Вахитов районы прокуратурасы, ТР Адвокат палатасы, ТР Нотариаль палатасы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР мәҗбүри медицина иминиятләвенең территориаль фонды хезмәткәрләре кабул итте.

Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясеннән ТР ДТИ башлыгы урынбасары Ф.М. Низамов кабул итте.

Гражданнар бушлай юридик ярдәм һәм туган сорауларга җавап алу мөмкинлеген тудырган өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International