2014 елның 17 сентябрендә Тукай районы Прокуратурасы белән берлектә Чаллы зонасы торак инспекциясе 2014-2015 елларның җылыту сезонына әзерлек буенча торак йортларның торышын һәм Круглое Поле поселогындагы тышкы коммуникацияләрне тикшерде. Тикшерү материаллары буенча, ачыкланган бозуларга бәйле рәвештә, Тукай районы Прокуратурасы тарафыннан Идарәче компаниягә һәм коммуналь челтәрләр предприятиесенә карата административ эшләр ачылачак.