Чаллы зонасы торак инспекциясе Чаллыда яшәүченең торак-коммуналь хезмәтләргә түләү хисаплаганда киткән бозулар турындагы мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде. Тикшерү материаллары чаралар күрү өчен Чаллы шәһәре Прокуратурасына юлланды. Карап тикшерү нәтиҗәсендә шәһәр Прокуроры “Шәһәр хисаплау үзәге” ҖЧҖ карата ТР КоАП 2.11 ст. нигезендә административ хокук бозу буенча эш ачу турында Карар чыгарды һәм Татарстан Республикасының гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турындагы законнарын бозуларны бетерү турында, нигездә коммуналь фатирда, һәм шулай ук Чаллы шәһәрендәге коммуналь фатирлардагы бүлмәләрнең барлык милекчеләренә РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм кулланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында”гы 354 номерлы Карары буенча түләүләрне яңадан исәпләүне таләп итеп, Язма гариза бирелде, аларга карата “Шәһәр исәп-хисап үзәге” ҖЧҖ тарафыннан коммуналь ресурсларга хисаплау өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 28 декабрендәге 1079 номерлы Карары кулланылган.