Түбән Кама МБ күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү турында

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

185-ФЗ буенча капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру нигезендә Түбән Кама муниципаль районында күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү эшләренең сыйфатын тикшерү буенча үткәрелгән рейдларның берсенә, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе консультанты белән берлектә, «Нижнекамская правда» газетасы корреспонденты да юл алды.

         Тикшереп чыгу нәтиҗәсендә барлык подрядчы оешмаларның да капиталь төзекләндерү объектларында бертигез дәрәҗәдә сыйфатлы эшләмәве тагын бер кат ачыкланды. «Рельеф-НК» ҖЧҖ һәм «Түбән Кама» подрядчы оешмаларының канәгатьләндерерлек эше аеруча билгеләп үтелде. Йортлардагы эшләр сыйфатлы итеп һәм билгеләнгән вакытларда башкарылган. Аталган подрядчы оешмалар капиталь төзекләндерү объектларында инде бер генә ел эшләми, алар тарафыннан башкарылган эшләргә карата Түбән Кама зонасы торак инспекциясендә ризасызлыклар тудырмый.

         Үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәсе буенча «Нижнекамская правда» газетасында 12 сентябрь көнне «Большой ремонт: промахи и успехи» мәкаләсе басылып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International