2013 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы “Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында”гы Татарстан Республикасы Законына 2014 елның 24 июлендә үзгәрешләр кертелде.
Органнарның үз эшчәнлекләре турындагы мәгълүматның гражданнар тарафыннан алыну хокукын гамәлгә ашыруны тәэмин итү, һәм шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен “туры линия” һәм “кайнар линия” эшләрен оештыра алуы төп үзгәрешләрнең берсе булып тора. Органнарның “туры линия”ләренә һәм “кайнар линия”ләренә алынган мөрәҗәгатьләр “Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” Федераль закон һәм “Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә билгеләнгән вакытларда теркәлергә тиеш.
“Туры линия”ләрнең һәм “кайнар линия”ләрнең эше органнар тарафыннан кабул ителүче норматив-хокукый актлар нигезендә гамәлгә ашырыла.