2014 елның 11 сентябрендә Бөгелмә шәһәрендә коррупциягә каршы көрәш буенча киңәшмә узды

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе

2014 елның 11 сентябрендә Бөгелмә шәһәре мэриясендә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Линар Закиров, Бөгелмә шәһәре прокуроры Валерий Кузьмин катнашында коррупциягә каршы көрәш буенча киңәшмә узды.

Әлеге киңәшмәдә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе башлыгы Руфан Мәхмүт улы Галиев доклад белән чыгыш ясады. Подрядчы оешмаларны сайлап алу, проект-смета документларын әзерләү һәм подрядчы оешмалар тарафыннан башкарылучы эшләрнең сыйфатына кагылышлы мәсьәләләргә аеруча зур игътибар бирелде. Калган мәсьәләләр шулай ук киңәшмәнең беркетмәсенә кертелде һәм җитди контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International