Мамадыш шәһәрендәге идарәче оешманы планлы тикшерү

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән 2014 елда юридик затларны тикшерү планы кысаларында Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан “Мамадыш-ИК” ҖЧҖ идарәче компаниясе тикшерелде. Әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча торак фондын техник яктан эксплуатацияләүнең кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуның 166 очрагы ачыкланды һәм аларны бетерү буенча 28 беркетмә бирелде. Тикшерү кысаларында ачыкланган барлык бозулар инспекция күрсәтмәләре буенча вакытында һәм тиешле сыйфатта бетерелде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International