731 номерлы РФ ХК нигезендә идарәче оешмаларны һәм ТМШларны эшчәнлек турында мәгълүмат ачу кысаларында тикшерү

2014 елның 11 августы, дүшәмбе
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 23 августындагы 731 номерлы Карарын үтәү кысаларында Алабуга зонасы торак инспекциясе 2014 елда инспекция карамагындагы Әгерҗе, Мамадыш, Менделеев, Алабуга районнарында идарәче компанияләрне һәм ТМШларны мәгълүматны ачу буенча тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 54 хокук бозу очрагы ачыкланды, 731 номерлы РФ ХК буенча ИК һәм ТМШ эшчәнлеге турындагы мәгълүмат тулы күләмдә ачылмаган, аларны бетерүгә 42 тиешле күрсәтмә бирелде. Тикшерү кысаларында “Челнинка” ТМШ, “Тихоново-сервис” ТМШ (Менделеев районы), “Домовой” ТМШ (Алабуга ш.), “Мамадыш ИК” ҖЧҖ (Мамадыш ш.) юридик затлары административ җаваплылыкка тартылды, РФ КоАП 19.5 статьясының 1 өлеше буенча 4 беркетмә төзелде һәм карап тикшерү өчен җәмәгать судына юлланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International