Чаллы зонасы торак инспекциясе ТР Чаллы шәһәрендә торак йортларны капиталь төзекләндерү буенча башкарылган эшләрне тикшерде

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Чаллы зонасы торак инспекциясе Татарстан Республикасының Чаллы шәһәрендәге торак йортларны капиталь төзекләндерү буенча башкарылган эшләрне тикшерде, аны “Челныстройремонт” ИО ҖЧҖ гамәлгә ашыра.

Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләрендә, Чаллы ш. прокуратурасы тарафыннан ТР КоАП 9.4 статьясының 1 өлеше буенча  (техник регламентлардагы таләпләрне, капиталь төзелеш объектын капиталь төзекләндергәндә стандартлаштыру өлкәсендәге документларның мәҗбүри таләпләрен яки махсус техник шартларның таләпләрен бозу) “Шәһәр инфраструктурасын карап тоту дирекциясе” МУП, “ПФ Промстройком” ҖЧҖ, Чаллы ш. “Торак-коммуналь һәм транспорт хезмәтләре сыйфатын контрольдә тоту идарәсе” МУП вазыйфаи затларына карата административ эшләр кузгатылды.

“Челныстройремонт” ИО ҖЧҖ идарәче компаниясе җитәкчесенә карата торак фондына капиталь төзекләндерү эшләрен үткәрү өлкәсендә законнарны бозуларны бетерү турында күрсәтмә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International