Алабуга шәһәрендәге идарәче оешмаларны планлы тикшерү

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән 2014 елда юридик затларны тикшерү планы кысаларында Алабуга зонасы торак инспекциясе “Жилкомсервис” ҖЧҖ Идарәче компаниясен тикшерде. Бу компаниягә барлыгы 89 йорт карый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча торак фондын техник эксплуатацияләүнең кагыйдәләрен һәм техник нормаларын бозуның 594 очрагы ачыкланды һәм аларны бетерү буенча 89 беркетмә бирелде. Тикшерү кысаларында “Жилкомсервис” ҖЧҖ ИК вазыйфаи заты административ җаваплылыкка тартылды, РФ КоАП 7.22 ст. буенча 4 беркетмә төзелде, АЗТИ башлыгы Р.В. Әхмәдиев тарафыннан гомуми суммасы 8000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылык турында карар чыгарылды, һәм шулай ук юридик затка карата РФ КоАП 19.5 ст. буенча 14 беркетмә төзелде, алар җәмәгать суды карап тикшерүенә юлланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International