Чистай зонасы торак инспекциясе Нурлат ш. Гыйматдинов урамындагы 113 торак йортны 2014-2015 елларда кышкы шартларда эксплуатацияләүгә әзерләү буенча “Комфорт” ТМШ (Нурлат ш.) тарафыннан ТФМ системасына дөрес булмаган белешмәләр бирү очрагын ачыклады

2014 елның 12 августы, сишәмбе

Чистай зонасы торак инспекциясе Нурлат ш. Гыйматдинов урамындагы 113 күпфатирлы торак йортны җылыту чорына әзерләү буенча “Комфорт” ТМШ (Нурлат ш.) тарафыннан Торак фонды мониторингы системасына дөрес булмаган белешмәләр бирү очрагын ачыклады.

“Комфорт” ТМШ идарәче оешмасы тарафыннан Торак фонды мониторингы системасына төтен юлларын һәм җилләткеч каналларны 2014 елның 20 июнендә тикшерү акты, 2014 елның 14 июлендә йортны 2014-2015 елларда кышкы шартларда эксплуатацияләүгә әзерлек паспорты тапшырылган булган.

2014 елның 12 августында ЧЗТИ тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә Нурлат ш. Гыйматдинов урамындагы 113 йортның кышка шартларга бөтенләй диярлек әзер булмавы ачыкланды. “Комфорт” ТМШ (Нурлат ш.) тарафыннан торак йортны кышкы чорда эксплуатацияләүгә әзерләгәндә төзелеш конструкцияләрендәге җитешсезлекләрне бетерү эшләре башкарылмаган, ә атап әйткәндә:

- кирпечтән салынган корылма һәм түбәдәге җилләткеч торбасының өске өлеше төзекләндерелмәгән;

- түбәдәге җимерек кирпечтән ясалган җилләткеч торба тулысынча торгызылмаган;

- чорма тәрәзәләре төзекләндерелмәгән: аларда жалюзи рәшәткәләре юк;

- терәк конструкцияләрдәге җитешсезлекләр бетерелмәгән һәм секциядәге керү ишекләре өстендәге түбә кыеклары гидроизоляцияләнмәгән.

Тикшерү нәтиҗәсе буенча Чистай ЗТИ тарафыннан “Комфорт” ТМШ рәисенә карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, ЧЗТИ башлыгы карары белән вазыйфаи зат 4,0 мең күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International