Яңа Чишмә районы Слобода Екатерининская авылының Үзәк урамындагы 48 нче номерлы күпфатирлы йортны капиталь төзекләндерү буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Дәүләт торак инспекциясенә җибәрелгән материалларны карап тикшерү нәтиҗәсендә “Төзүче” ҖЧҖ подрядчы оешмасының төзекләндерү эшләрен оештыруга һәм алып баруга җаваплы булган вазыйфаи затлары, хезмәт турындагы законнарны бозган өчен, әлеге предприятиенең директорына һәм директор урынбасарына 3000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Подрядчы оешма җитәкчесенә хезмәт законнары буенча җибәрелгән җитешсезлекләрне бетерү һәм киләчәктә аларны җибәрмәү буенча күрсәтмә бирелде.