Алабуга шәһәрендә зона киңәшмәсе

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе башлыгы 26 августта Алабуга шәһәрендә булып узган зона киңәшмәсендә катнашты, чара 2013-2014 еллардагы республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланды.

          Киңәшмә Татарстан Респубикасының төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ю.Л. Аляшев җитәкчелегендә узды, анда “Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” ДКУ, “Татинвестгражданпроект” ДУП, ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды, “ТР газлаштыру фонды” ДУ, “Татлизинг” ДУП җаваплы затлары, муниципаль оешмаларның башкарма комитет җитәкчеләре катнашты.

          2014-2015 ел җылылык сезонына торак фондын әзерләү буенча эшләрне төгәлләү, күпфатирлы йортларны һәм белем бирү объектларын капиталь төзекләндерү мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелде. Берничә муниципаль райондагы башкарма комитет җитәкчеләренә 2013-2014 еллардагы республика программаларын гамәлгә ашыруда катнашучы подрядчы оешмаларның КС-2 формасы белән башкарылган эшләрнең актын тапшыру буенча эшне активлаштырырга кирәклеге җиткерелде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International