“Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ тарафыннан газ өчен түләүләрнең нигезле хисаплануын документар тикшерү турында

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

Яшел Үзән муниципаль районында яшәүчедән “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ тарафыннан газ өчен түләүләрнең нигезле хисапланганлыгына карата  алынган мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәсендә плансыз документар тикшерү үткәрелде, аның барышында газ өчен түләүләрне бозып хисаплау очраклары ачыкланды (аерым айларда факттагы күрсәткечләр буенча түгел, ә югарырак күрсәткечләр буенча; кулланылган газ өчен узган айдан соң килүче айның 10 нчы көненә кадәр түгел, һәм шулай ук узган ай өчен дә түгел, ә мөстәкыйль рәвештә агымдагы ай өчен хисап ясарга һәм түләргә кушу һ.б.).

“Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ карата ачыкланган бозуларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.

Шулай ук “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ карата административ хокук бозу буенча эш кузгату өчен тикшерү материаллары Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенә юлланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International