Мәгълүматны алу буенча хокуклар бозылу турында алынган мөрәҗәгать нигезендә Әлмәт шәһәре прокуратурасы тарафыннан “ЖЭУ№12” ҖЧҖ тикшерелде. Тикшерү барышында ачыкланганча, “ЖЭУ№12” ҖЧҖ тарафыннан мәгълүматны ачу стандартлары турында закон нормалары бозылган. Әлмәт шәһәре прокурорының административ хокук бозу турында эш ачу буенча карарын карап тикшерү нәтиҗәсендә, Әлмәт зонасы торак инспекциясе җитәкчесе карары белән “ЖЭУ№12” ҖЧҖ идарәче компаниясе җитәкчесе, РФ КоАП 7.23.1. ст. буенча 30 мең күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.