06.03.2014, № 142 ТР МК Карары нигезендә 40 муниципаль районнан 793 торак йорт 2014 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Программаны финанслау күләме - 4,68 млрд. сум. Торак фонды мониторингы мәгълүмати-аналитик системасы мәгълүматлары буенча, башкарылган эшләрнең күләме 4 414,92 млн. сум яисә программаның 94 % ын тәшкил итә.
37 муниципаль районда (Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Казан ш., Чаллы ш., Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Ютазы) 445 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 7 муниципаль районда (Балтач, Зәй, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Тукай, Чаллы ш.) 23 күпфатирлы йорт кабул итеп алынган.
2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы торак йортларга 2 803 тапкыр тикшерү үткәрелде, җитди бозулар буенча 15 күрсәтмә бирелеп, билгеләнгән вакытка аларның 14се бетерелгән. Калганнары ТР ДТИ контролендә. Күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү барышында ачыкланган бозулар буенча подрядчы оешмаларга карата административ йогынты чараларын күрү өчен республика прокуратурасына 23 хат юлланды. Плансыз тикшерү үткәрү турында 7 карар алынды.
2014 елгы капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча техник куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуның 40 очрагы ачыкланган. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан Хезмәт инспекциясенә подрядчы оешмаларга карата административ йогынты чараларын күрү өчен 15 хат юлланды