Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре тарафыннан Яшел Үзән шәһәренең күпфатирлы йортларындагы гомуми милекне капиталь төзекләндерү буенча үткәрелгән сезонлы эшләрне сайланма тикшерү чаралары үткәрелде. Тикшерү барышында Гоголь урамы буенча - 50, 57, Ленин урамы буенча - 27 һәм 35, Рогачев урамы буенча 19 номерлы йортларда түбәләрне, фасадларны һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын төзекләндерү буенча эшләрнең графикларын бозу очраклары ачыкланды. График буенча әлеге эшләр 2014 елның 15 августында төгәлләнергә тиеш булган.