2014 елның 21 июленнән “Торак фондының социаль кулланылыш биналарын вакытлыча файдалануга алу буенча мөнәсәбәтләрне законнар тарафыннан көйләү өлешендә Россия Федерациясе Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 217-ФЗ номерлы федераль закон белән РФ Торак кодексы Ш.2. Вакытлыча файдалануга алынучы йортлар бүлеге белән тулыландырылды.
91.16. статья нигезендә милекчелек хокукында бер затка караган һәм андагы яки барча торак биналар гражданнарга торак фондының социаль кулланылыш торак биналарын вакытлыча файдалануга бирү килешүләре һәм торак биналарны вакытлыча файдалануга бирү килешүләре буенча яшәү өчен биләүгә һәм файдалануга бирелә торган бина вакытлыча файдалануга алына торган йорт буларак санала. Коммерция кулланылышындагы вакытлыча файдалануга бирелә торган йортлардагы торак биналар торак биналарны вакытлыча файдалануга бирү килешүләре буенча тапшырыла.