06.03.2014 ел, № 142 ТР МК Карары нигезендә 40 муниципаль райондагы 793 торак йорт 2014 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Финанслау күләме - 4,68 млрд. сум. Торак фонды мониторингы мәгълүмати-аналитик системасы күрсәткечләре буенча, башкарылган эшләрнең күләме 4 251,60 миллион сум яки программаның 91 процентын тәшкил итә.
2014 елның 15 августына эшләр программага кертелгән барлык күпфатирлы йортта башланган.
2014 елда капиталь төзекләндерелүче йортларда башланган эшләрнең төрләре:
җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 249 йортта;
кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 122 йортта;
салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 330 йортта;
су бүлү системасын төзекләндерү – 322 йортта;
электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 278 йортта;
түбәне төзекләндерү – 404 йортта;
фасадны төзекләндерү/җылыту – 449 йортта.
32 муниципаль районда (Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Казан, Чаллы, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Теләче, Тукай, Ютазы) капиталь төзекләндерү программасына кертелгән 299 күпфатирлы йортта эшләр төгәлләнгән.
2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2 678 тапкыр күпфатирлы йортларда тикшерү үткәрелгән, җитди бозулар өчен 15 күрсәтмә бирелгән, билгеләнгән вакытка 13 күрсәтмә үтәлгән. Калганнары ТР ДТИ контролендә.