Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 06.03.2014 елдан №142 Карары нигезендә 40 муниципаль райондагы 793 торак йорт 2014 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Программаның финанс күләме – 4,68 млрд сум. Торак фонды мониторингы мәгълүмати-аналитик системасы мәгълүматлары буенча башкарылган эшләр күләме 4 109,83 млн сум яки программаның 88 % ын тәшкил итә.
2014 елның 8 августына карата эшләр программага кертелгән барлык күпфатирлы йортларда да башланган.
2014 елгы капиталь төзекләндерү программасы башланган йортлардагы эшләрнең төрләре:
җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 249 йортта;
кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 122 йортта;
салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 330 йортта;
субүлгеч системасын төзекләндерү – 322 йортта;
электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 278 йортта;
түбәне төзекләндерү – 404 йортта;
фасадны төзекләндерү/җылыту – 449 йортта.
32 муниципаль районда (Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Казан ш., Чаллы ш., Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Ютазы) 253 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.
2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2 524 тикшерү үткәрелде, җитди хокук бозу өчен 14 күрсәтмә бирелде, билгеләнгән вакытка 13е бетерелде, калганнары ТР ДТИ контролендә.