Подрядчы оешма җитәкчесен административ җаваплылыкка тарту турында

2014 елның 8 августы, җомга

Химиклар проспекты буенча 82 нче йортта яшәүчеләрдән капиталь төзекләндерү барышында түбәдән үткән су аркасында фатирны су басу турындагы мөрәҗәгатьне карау буенча тикшерү материаллары, эшләрнең сыйфаты һәм башкарылышын оештыру буенча ачыкланган кимчелекләре белән берлектә, инспекция тарафыннан Түбән Кама шәһәре прокуратурасына прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен тапшырылды.

         Түбән Кама зонасы торак инспекциясе башлыгы карары нигезендә Түбән Кама шәһәре прокурорының административ хокук бозу турында эш ачу турындагы карарын тикшерү нәтиҗәләре буенча  “Камспецстрой” ҖЧҖ подрядчы оешмасы директоры Р.Р. Хаҗипов РФ КоАП 7.22 статьясы буенча 5000 сум штраф салыну белән административ җаваплылыкка тартылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International