Күпфатирлы йортларга үткәрелгән капиталь төзекләндерүнең сыйфатын инспекция тарафыннан тикшергәндә Зәй муниципаль районында Җиңү пр. буенча 1/03 торак йортта әлеге эшләрнең сыйфатсыз башкарылганлыгы ачыкланды. Ачыкланган бозулар турында Зәй шәһәре прокуратурасына хәбәр ителде.
“Техсервис” ҖЧҖ подрядчы оешмасының вазыйфаи заты, Зәй шәһәре прокуратурасы карары белән, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан РФ КоАП 7.22 ст. буенча 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.