Чистай шәһәрендәге күпфатирлы йортның аерым фатирында җылылык системасы булмау турында

2014 елның 25 июле, җомга

2014 елның 8 июлендә Чистай шәһәренең Пушкин урамындагы 105а-10 йорт адресы буенча яшәүче гражданиннан кергән мөрәҗәгате сәбәпле плансыз тикшерү үткәргән вакытта  Чистай ЗТИ, 2013 елда ТР Газлаштыру фонды программасы буенча йортны үзәк җылытудан шәхси (ИКК) җылыту системасына күчергәндә, тугыз фатирлы йортның ике фатирына торак биналарның техник параметрларга туры килмәве сәбәпле ике контурлы казаннарның урнаштырылмаган булуын ачыклады.

Шулай итеп, йорттагы ике фатир җылыту системасы белән тәэмин ителмәгән. 2013-2014 еллардагы кышкы чорда биналарны җылыту өчен гражданнар көнкүрештәге электр җылыткычларыннан файдаланган. Гражданнарга иминлекле һәм уңайлы яшәү шартлары булдыру өчен Чистай ЗТИ 2013 елда идарәче компаниягә карата законда каралган чараларны кулланган, әмма суд карары белән инспекция тарафыннан күрелгән чаралар кире кагылган, чөнки идарәче компаниянең монда гаебе юк дип табылган, КФЙ шәхси җылыту системасына күчерү программасы җирле үзидарә органы тарафыннан расланган булган.

Бүгенге көндә Чистай МБ җирле үзидарә органнары тарафыннан торак биналарны җылыту системасы белән тәэмин итү буенча бернинди дә чара күрелмәгән.

Гражданнарның торак хокукларын яклау өчен Чистай ЗТИ прокуратурага хатлар юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International