Владимир Путин “Россия Федерациясе Торак кодексына, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләрен гамәлдән чыккан дип тану турында”гы Федераль законга кул куйды.
Федераль закон 2014 елның 4 июлендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде һәм 2014 елның 9 июлендә Федерация Советы тарафыннан хупланды. Гамәлгә керү өчен башка вакытлары билгеләнгән аерым нигезләмәләрдән кала, 2014 елның 1 сентябрендә үз көченә керә.
Федераль закон нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеге, мондый эшчәнлек торак милекчеләре ширкәтләре, торак кооперативлары яки башка махсуслашкан кулланучылар кооперативлары тарафыннан башкарылу очракларыннан кала, 2015 елның 1 маеннан башлап, бары тик аны башкаруга карата лицензия нигезендә генә гамәлгә ашырылачак.
Күрсәтелгән эшмәкәрлек эшчәнлеген башкаруга лицензияне бирү вәкаләтләре дәүләт торак күзәтчелеге органнарына йөкләнә. Лицензия Россия Федерациясе субъектының лицензия комиссиясе карары нигезендә биреләчәк. Лицензиатның һәм аны алырга теләүче вазыйфаи затның квалификация аттестаты булу лицензия таләпләреннән берсе булып тора.