06.03.2014 елдан, №142 ТР МК Карары нигезендә 40 муниципаль райондагы 793 торак йорт 2014 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Финанслау күләме - 4,68 млрд. сум. Торак фонды мониторингы мәгълүмати-аналитик системасы белешмәләренә караганда, башкарылган эшләрнең күләме 3 568,55 млн. сум яки программаның 76% ын тәшкил итә.
2014 елда капиталь төзекләндерелүче йортларда башланган эшләрнең төрләре:
җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 249 йортта;
кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 122 йортта;
салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 330 йортта;
су бүлү системасын төзекләндерү – 322 йортта;
электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 278 йортта;
түбәне төзекләндерү – 401 йортта;
фасадны төзекләндерү/җылыту – 448 йортта.
2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2116 тапкыр күпфатирлы йортларда тикшерү үткәрелгән, җитди бозулар өчен 141 күрсәтмә бирелгән, билгеләнгән вакытка 13 күрсәтмә үтәлгән. Калганнары ТР ДТИ контролендә.