2014 елның 15 июлендә Удмуртия Республикасының Ижевск шәһәре торак инспекциясенең 11 кешедән торган вәкилләре (инспекторлар һәм юристлар) Чаллы зонасы торак инспекциясендә булып китте.
Аларның килүенең төп максаты Электрон документ әйләнеше (ЭДӘ) һәм Торак фонды мониторингы (ТФМ) системаларындагы эш тәҗрибәсе белән уртаклашуга бәйле иде. Аралашу барышында ЭДӘ һәм ТФМ системаларында эш мөмкинлекләре турында аңлатмалар бирелде, эшләп күрсәтелде, Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы норматив документлары турында сөйләшенде.