Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре, торакчылардан түбә капламының төзексезлеге буенча кергән мөрәҗәгатьләрне карау барышында, Питрәч авылының Совет урамы буенча 27 номерлы йорттагы биналарның (торак һәм торак булмаган) милекчеләре тарафыннан күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулы сайланмаганлыгын, ә җирле үзидарә органының РФ Торак кодексын (161 ст.) бозуын ачыклады: идарәче оешманы сайлап алу буенча ачык конкурс үткәрелмәгән.
Шулай ук торак булмаган биналарның милекчеләре РФ Торак кодексын (158 ст.) бозып, күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен карап тоту чыгымнарын капламыйлар.
Питрәч җирле үзидарәсе башкарма комитетының Федераль законнарны (РФ ТК 158 һәм 161 ст.) бозуын исәпкә алып, инспекция тарафыннан Питрәч прокуратурасына прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен хат юлланды.