Татарстан Республикасы Прокуратурасының ел саен үткәрелә торган тикшерүләр планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2014 елда торак фонд белән идарә итүче 13 юридик зат тикшерелгән, 103 күпфатирлы йортка комплекслы тикшерү үткәрелгән.
Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарындагы инспекциягә беркетелгән торак фондны планлы һәм плансыз тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан 2014 елның 6 аенда гомуми мәйданы 7691,87 мең кв. метр булган 475 йорт тикшерелгән. Үткәрелгән тикшерүләр барышында барлыгы 2361 бозу очрагы ачыкланган, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм төзекләндерү кагыйдәләре буенча - 2069, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча - 185, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм режимы буенча - 107.
Үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләргә һәм ТМШларга инспекция тарафыннан 497 күрсәтмә бирелгән, административ хокук бозулар турында 146 беркетмә төзелгән, аларның 42 се – юридик затларга, 41 се – вазыйфаи затларга, 63 се – физик затларга. 742300 сумлык штраф санкцияләре бирелгән, фактта 518300 сумлык штрафлар түләнгән.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2014 елның 6 аенда бирелгән күрсәтмәләр буенча идарәче оешмалар һәм ТМШлар барлыгы 9679 мең сумлык эш башкарган.