Капиталь төзекләндерү барышы турында мәгълүмат

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

06.03.2014 ел, № 142 ТР МК Карары нигезендә 40 муниципаль райондагы 793 торак йорт 2014 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән.  Программаны финанслау күләме - 4,68 млрд. сум. Торак фонды мониторингы мәгълүмати-аналитик системасы белешмәләренә караганда, башкарылган эшләре күләме 3 444, 33 млн сум яки программаның 74%ын тәшкил итә.

2014 елгы капиталь төзекләндерү эшләре башланган йортлардагы эшләрнең төрләре:

җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 249 йортта;

кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 122 йортта;

салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 329 йортта;

субүлгеч системасын төзекләндерү – 321 йортта;

электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 277 йортта;

түбәне төзекләндерү – 401 йортта;

фасадны төзекләндерү/җылыту – 448 йортта.

21 муниципаль районда (Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Апас, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Казан ш., Чаллы ш., Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тәтеш, Теләче) 93 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.

2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортларда  1968 тикшерү үткәрелгән, җитди бозулар буенча 14 күрсәтмә бирелгән, тиешле вакытка 13 күрсәтмә үтәлгән. Бетерелмәгән бозуларның барысы да ТР ДТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International