2014 елның 9 июлендә Чаллы шәһәре Хакимиятендә Чаллы зонасы торак инспекциясе башлыгы, технадзор, идарәче компанияләр, генподрядчы, һәм шулай ук субподрядчы оешма вәкилләре катнашында 2014 елда күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү эшләренең сыйфаты буенча киңәшмә узды. Киңәшмә барышында үткәрелүче төзекләндерү эшләре буенча торак инспекциясе тарафыннан күрсәтмәләр һәм таләпләр җиткерелде.