КФЙ капиталь төзекләндерелешен тикшерү турында

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

Яшел Үзән муниципаль районындагы КФЙ капиталь төзекләндерелешен тикшерү барышында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.

Яшел Үзән шәһәренең Комсомольская урамы буенча 6 номерлы йортны тикшергәндә төзелеш корылмаларының билгеләнгән таләпләрне бозып корылганлыгы билгеле булды.

Ачыкланган бозуларның подрядчы оешмада эшләүчеләрнең, шулай ук гражданнарның гомеренә һәм (яки) сәламәтлегенә куркыныч тудыруын исәпкә алып, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе адресына административ йогынты чараларын күрү өчен хат юлланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International