Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау барышында кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрендә төзекләндерү-профилактика эшләренең графигы үтәлмәү һәм Яшел Үзән ш. Гагарин урамы буенча 13 номерлы йортта кайнар суның билгеләнгән вакыттан да озагракка бетерелеп торуы ачыкланды. Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре тарафыннан кайнар су белән тәэмин итүгә кагылышлы хилафлыкның “Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ җылылык трассасында өзеклек сәбәпле барлыкка килүе ачыкланды.
Әлеге хокук бозу очрагы буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм торак инспекциясе карары белән “Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖе 5000 сум күләмендә административ җаваплылыкка тартылды.