Азнакай ш. капиталь төзекләндерүне тикшерү

2014 елның 4 июле, җомга

2014 елның 24 июнендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе Азнакай шәһәрендәге капиталь төзекләндерү программасына кертелгән Солтангалиев урамы буенча 24 номерлы һәм Болгар урамы буенча 36 номерлы йортларны тикшерде. Тикшерү барышында “Нефтестроймонтаж” ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан техника иминлеге һәм хезмәт сагы буенча хокук бозулар ачыкланды. Әлеге бозулар буенча материаллар чаралар күрү өчен ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.

2014 елның 1 июлендә, Болгар урамы буенча 36 номерлы йортны кабат тикшергән вакытта, торак инспекциясе тагын шундый ук бозуларны һәм элегрәк ачыкланган бозуларга карата подрядчы оешма җитәкчесенең бернинди дә чара күрмәвен ачыклады. Әлеге бозулар буенча материаллар ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясенә, һәм шулай ук, прокурор йогынтысын куллану өчен,  Азнакай ш. прокуратурасына  җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International