Чистай ЗТИ капиталь төзекләндерү фондын булдыру максатларында ачылган махсус исәпләр буенча Чистай ш. “Восток”, “Космос”, “Лесное” ТМШларыннан хәбәрнамәләр алды

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

2014 елның 26 һәм 30 июнь көннәрендә ЧЗТИ капиталь төзекләндерү фондын булдыру максатларында кредит оешмаларында ачылган махсус исәпләр буенча Чистай шәһәрендәге “Восток”, “Космос”, “Лесное” ТМШларыннан хәбәрнамәләр алды. Әмма Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.12.2013 елдан № 1146 “Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь төзекләндерү буенча озак вакытлы адреслы программаны раслау турында”гы Карарының 2 пункты нигезендә капиталь төзекләндерү фондын булдыру ысулы турындагы карар әлеге программа рәсми төстә басылып чыкканнан соң 45 көн дәвамында биналарның милекчеләре тарафыннан кабул ителергә һәм гамәлгә ашырылырга тиеш. Программа массакүләм мәгълүмат чараларында 2014 елның 4 мартында басылып чыккан, ягъни капиталь төзекләндерү фондын булдыру ысулы турындагы карар милекчеләр тарафыннан 2014 елның 18 апрелендә кабул ителгән һәм гамәлгә ашырылган.

Чистай зонасы торак инспекциясенә ТМШлардан ирештерелгән хәбәрнамәләрдә махсус исәпләрнең 2014 елның 26 һәм 30 июнь көннәрендә ачылуы күрсәтелә, ягъни милекчеләрнең карары 31.12.2013 елдан № 1146 ТР МК Карарында күрсәтелгән вакыттан соңрак гамәлгә ашырылган.

РФ ТК 170 статьясының 7 өлеше нигезендә капиталь төзекләндерү өчен акча суммаларын җыеп бару ысулы турында билгеләнгән вакытка карар кабул итмәгән милекчеләр моны, Чистай шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең РФ ТК 170 ст. 7 ө. буенча 2014 елның 22 апредендәге 36 номерлы Карары таләп иткәнчә, өлкәара оператор исәбендә акча туплап гамәлгә ашырырга тиеш.

ТМШ рәисләре адресына шул уңайдан тиешле аңлатмалар юлланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International