Федераль законнарны бозу турында

2014 елның 30 июне, дүшәмбе

Торакчыларның җилләткечнең төзексезлегенә бәйле мөрәҗәгатьләрен караганда үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре 2010 елда Комаров урамы буенча төзелгән № 11 “А” йорт буенча, энергиянәтиҗәлелек һәм капиталь төзелеш объектының файдаланылучы энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә ярашуы турында ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең бәяләмәсе булмый торып, Яшел Үзән шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан объектны файдалануга тапшыру буенча рөхсәт бирелгәнлеген ачыклады.

Яшел Үзән шәһәренең башкарма комитеты тарафыннан Комаров урамы буенча төзелгән № 11 “А” йортны файдалануга тапшыруга бирелгән рөхсәтнең Федераль законнарны бозуын исәпкә алып, инспекция тарафыннан Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы адресына прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен хат юлланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International