Түбән Кама шәһәре прокуратурасында ведомствоара киңәшмә узды

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

2014 елның 10 июнендә Түбән Кама шәһәре прокуроры юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеген контрольдә тотучы күзәтчелек органнары җитәкчеләре белән ведомствоара киңәшмә уздырды.

Көн кадагындагы төп мәсьәлә Түбән Кама муниципаль районындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау өлкәсендәге законлылык торышына бәйле иде.

Чарада катнашучылар Түбән Кама шәһәре прокуратурасы тарафыннан 2013 елда һәм агымдагы елның үткән чорында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау өлкәсендә үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре белән таныштылар, контроль органнары тарафыннан эшчәнлекләрен башкарганда еш китә торган характерлы хаталар турында сөйләштеләр.

          Катнашучыларга тикшерүләрне федераль законнарда каралган тикшерүләрне үткәрү планындагы вакытларны һәм тәртипләрне төгәл үтәп башкарырга кирәклеге турында әйтелде. Прокурор контроль органнары тарафыннан эшмәкәрлек субъектларына карата мониторинг, административ тикшерү сылтавы белән плансыз тикшерү очракларының артуын искәртте, мондый тикшерүләрнең нигезләрен җентекләп тикшерергә кушты.

Моннан тыш, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеген планлы тикшерү буенча ел саен булдырыла торган план проектларын формалаштыруны контрольдә тотуны көчәйтергә кирәклеге турында да әйтелде, җирле үзидарә органнарын тикшерүгә карата закон таләпләре турында аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International