КТ барышы турында мәгълүмат

2014 елның 23 июне, дүшәмбе

06.03.2014 елдан, №142 ТР МК Карары нигезендә 40 муниципаль райондагы 793 торак йорт 2014 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Финанслау күләме - 4,68 млрд. сум. Торак фонды мониторингы мәгълүмати-аналитик системасы күрсәткечләре буенча башкарылган эш күләме - 2476,21 млн. сум яки программаның 53%ын тәшкил итә.

2014 елның 11 июненә карата  эшләр 40 муниципаль райондагы 792 күпфатирлы йортта башланган. Соңгы ике атнада тагын 4 йортта эшләр старт алган. 39 муниципаль районда (Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Казан ш., Чаллы ш., Алабуга, Зәй, Яшел Үзән,  Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеев,  Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чистай, Ютазы) эшләр капиталь төзекләндерү программасына кертелгән барлык йортларда да башланган.

2014 елда капиталь төзекләндерелүче йортларда башланган эшләрнең төрләре:

җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 233 йортта;

кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 122 йортта;

салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 323 йортта;

су бүлү системасын төзекләндерү – 316 йортта;

электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 268 йортта;

түбәне төзекләндерү – 386 йортта;

фасадны төзекләндерү/җылыту – 430 йортта.

15 муниципаль райондагы (Азнакай, Алексеевск, Апас, Бөгелмә, Биектау, Казан ш., Чаллы ш., Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тәтеш) 45 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.

2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 1495 тапкыр күпфатирлы йортларда тикшерү үткәрелгән, җитди бозулар өчен 13 күрсәтмә бирелгән, билгеләнгән вакытка 11 күрсәтмә үтәлгән. Калганнары ТР ДТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International