Үзәк инспекторлык бүлеге Югары Ослан районы, Пустые Моркваши авылындагы Үзәк урамындагы 7 нче йортта яшәүчеләрнең әлеге йортның канәгатьсез торышы турындагы мөрәҗәгатен карады.
Әлеге йортның төп конструктив элементларының канәгатьсез торышын исәпкә алып, Югары Ослан муниципаль районы Ведомствоара комиссиясе утырышында ТР ДТИга Пустые Моркваши авылындагы Үзәк урамының 7 номерлы йортын яшәү өчен яраксыз дип тану тәкъдим ителде.
Югары Ослан муниципаль районы Ведомствоара комиссиясенең 16.06.2014 елдан № 833 карары белән әлеге йорт яшәү өчен яраксыз дип танылды һәм җимертелергә тиешле.