Биектау муниципаль районындагы күпфатирлы йортларның капиталь төзекләндерелешен тикшергән вакытта куркынычсызлык техникасын бозу фактлары ачыкланды.
Шәпше авылының Татарстан урамы буенча 2 “А” йортын тикшергән вакытта йортны төзекләндерү төзелмәләренең тиешле таләпләрне бозып корылганлыгы билгеле булды.
Ачыкланган җитешсезлекләрнең подрядчы оешмалардагы эшче(ләр)нең, һәм шулай ук гражданнарның гомеренә һәм (яки) сәламәтлегенә зыян салу мөмкинлеген исәпкә алып, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе җитәкчесе исеменә административ йогынты чараларын күрү өчен инспекция тарафыннан тиешле хат юлланды.