“Уют” ТМШ тарафыннан мәгълүматны ачу турында

2014 елның 18 июне, чәршәмбе

“Уют” торак милекчеләре ширкәте (Саба районы) тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 23.09.2010 елдан № 731 карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүматны ачу стандартын үтәмәгән өчен, ТМШ рәисе Ф.Ф. Харисовка карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Саба районы буенча №1 суд участогы җәмәгать судьясының 26.05.2014 ел карары белән  ТМШ идарәсе рәисе Ф.Ф. Харисов гаепле дип табылды һәм 1000 сум күләмендә административ штрафка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International