Күпфатирлы йорттагы баскыч мәйданчыкларының торышы турында

2014 елның 17 июне, сишәмбе

Казан шәһәренең Восстание урамы буенча 121 “А” күпфатирлы йортында яшәүчеләрдән алынган мөрәҗәгатьләрне карау барышында үзәк инспекторлык бүлеге йорттагы баскыч мәйданчыкларының эчке төзекләндерелешенең һәм электр җайланмалары белән тәэмин ителешенең канәгатьсез торышта булуын ачыклады.

           Хокук бозуларга юл куйган өчен йортның идарәче оешмасы (“Мәскәү районы ТКХ ИК” ҖЧҖ) директоры А.Ш. Галимов торак инспекциясенең 05.06.2014 ел карары белән 5000 сум күләмендә административ штрафка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International