06.03.2014 ел, № 142 ТР МК Карары нигезендә 40 муниципаль райондагы 793 торак йорт 2014 елгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Финанслау күләме - 4,68 млрд. сум. Торак фонды мониторингы мәгълүмати-аналитик системасы күрсәткечләре буенча, башкарылган эшләрнең күләме 2254,59 миллион сум яки программаның 48 процентын тәшкил итә.
2014 елның 5 июненә кадәр эшләр 40 муниципаль райондагы 788 күпфатирлы йортта башланган. Соңгы ике атнада 27 йортта эшләр старт алган. 37 муниципаль районда (Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чаллы ш., Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чистай, Ютазы) эшләр капиталь төзекләндерү программасына кертелгән барлык йортларда да башланган.
2014 елда капиталь төзекләндерелүче йортларда башланган эшләрнең төрләре:
җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 228 йортта;
кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 122 йортта;
салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 320 йортта;
су бүлү системасын төзекләндерү – 312 йортта;
электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 260 йортта;
түбәне төзекләндерү – 373 йортта;
фасадны төзекләндерү/җылыту – 422 йортта.
11 муниципаль районда (Апас, Бөгелмә, Биектау, Казан ш., Чаллы ш., Лаеш, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Саба, Спас, Тәтеш) 33 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.
2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 1 424 тапкыр күпфатирлы йортларда тикшерү үткәрелгән, җитди бозулар өчен 13 күрсәтмә бирелгән, билгеләнгән вакытка 9 күрсәтмә үтәлгән. Калганнары ТР ДТИ контролендә.